news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының Киров авылы халык театры - «Идел-йорт»ның гран-при иясе

Быел «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары һәм дипломатлары 12 декабрь көнне Камал театрының Зур залында игълан ителәчәк.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары һәм дипломатлары 12 декабрь көнне Камал театрының Зур залында игълан ителәчәк. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең рәсми сайты хәбәр итә.

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының тантаналы өлешеннән соң быелгы гран-при иясе – Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының халык театры Камал театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” спектаклен күрсәтәчәк. Халык театрының режиссеры – Ләйсән Шәрәфетдинова.

Мәгълүмат өчен: «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры Казанда 8-21 ноябрь көннәрендә үтте. Быел фестивальдә республиканың 19 районыннан 21 театр коллективы һәм кунак буларак Удмурт Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән коллективлар катнашты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot