news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының Күҗәкә авылы җирлеге үзара салым күләмен 1200 сум итеп билгеләгән

Былтыр үзара салым акчасын 600 сумнан җыйганнар.

(Актаныш, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Быел Актаныш районының Күҗәкә авыл җирлеге үзара салым күләмен 1200 сум итеп билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта "Актаныш-информ" хәбәр итә. 

Бүгенге референдумда авыл халкы әлеге уңайдан үз фикерен әйтәчәк. Дәүләт тарафыннан арттырылып та кайткач, әлеге сумма җирлектәге шактый эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Узган ел халыктан җыелачак үзара салым акчасының күләмен 600 сум иде.

"Халыктан җыелган акчаның тиененә кадәр хисап тотып барабыз. Халык үзара салымның нинди максатларда тотылганын үзе үк күреп тора. Әлеге җыем җирлекнең һәр авылына да ярдәм күрсәтергә җитә. Шушы акчаларга мәдәният йортлары территорияләре, балалар мәйданчыклары койма белән әйләндереп алынды", - ди Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы.

"Нәниләргә уен мәйданчыклары кайтарылды. Урамнарга электр чыбыклары үткәрелеп, экономияле режимда эшләүче лампалар куелды. Акча күбрәк булган саен, мөмкинлекләр дә сизелерлек арта", - ди ул.

"Дәүләт шушы программа аша авыл җирлекләренә ярдәм кулы суза икән, моннан бит файдаланып калырга кирәк. Әле безнең җирлектә башкарыласы эшләр шактый күп. Алар сафына 1966 елгы һәйкәлгә тулы реконструкция үткәрү дә, зиратларны карау кебек изге эшләр дә кергән. Халык дөрес аңлап, дөрес кабул итсен иде. Акчалар бары тик үзебезнең җирлек өчен генә тотыла", - дип искәртә авыл башлыгы.

Күҗәкә авыл җирлегендә халык авыл эчендәге өмәләрдә дә, күмәк эшләрдә дә бик теләп катнаша. Бүгенге референдумда да алар активлык күрсәтә. Җирлектәге ике сайлау участогына көн дәвамында 547 кеше килергә тиеш булып, бу вакытка референдумда катнашучылар саны 65 процент тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100