Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районының җирлек башлыклары Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды
Алар "Яшелчә үзәне", "Җиләк үзәне" кооперативларының эшчәнлеге белән якыннан танышты.
(Актаныш, 25 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 24 апрельдә Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә җирлек башлыкларыннан торган делегация Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлмәт районындагы урта һәм кече эшмәкәрлек, анда булдырылган кооперативлар белән танышуны, аларның эш тәҗрибәсен үзебездә куллануны алмаксат итеп куйган сәфәр барышында актанышлылар "Яшелчә үзәне", "Җиләк үзәне" кооперативларының эшчәнлеге белән якыннан танышты.
Әлеге проектлар - үсемлекләр, яшеллекләр һәм яшелчәләр үстерү буенча үз бизнесыңны булдыручылар өчен уникаль мөмкинлек. "Яшелчә аланы" проекты Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Хәзерге көндә аның "Электрон ярминкә" авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен интернет-мәйданчыгы да бар.
"Яшелчә үзәне" проекты Әлмәт муниципаль районында нәкъ менә яшелчә культураларын үстерү өчен булдырылган. Әлеге кооператив яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен ачык.
Әлеге кооператив бүген Әлмәт районындагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен яңа дәрәҗәгә чыгару юнәлешендә максатчан эш алып бара. Болар хакында Актаныш районы делегатларына район башлыгы урынбасары Олег Николаевич бәян итте.
Эшлекле сәфәр кысаларында Актаныш районының җирлек башлыклары Әлмәт шәһәрендәге төрле истәлекле урыннарда да булды, Әлмәт дәүләт драма театрына да экскурсия оештырды алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз