Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районының идарә органнарында саллы үзгәрешләр көтелә
Якын киләчәктә Актаныш районы башлыгының үз киңәшчесе дә булыр дип көтелә.
(Актаныш, 12 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш хәбәрләре", Лилия Бәхтиева). Муниципаль район Советының өченче чакырылыш беренче утырышында Актаныштагы кадрлар сәясәтенең киләчәктә дә дәвам итәчәге билгеле булды. Җирле хакимиятнең тулысынча формалаштыру юнәлешендәге үзгәрешләр, нигездә, югарыдагы идарә органнарына яңа җитәкчеләр билгеләү бәрабәренә башкарылачак, дип яза җирле басма.
Якын арада Актаныш Советы аппараты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары вазыйфаларына яңа затлар билгеләнәчәк.
Э.Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, бу хезмәтләрне киләчәктә тәҗрибәле, абруйлы, иң мөһиме, район кешеләре башкарачак.
Беренчел фаразлар буенча, Актаныш муниципаль районы Совет Аппараты җитәкчесе итеп Альберт Индариф улы Тимеров билгеләнәчәк.
Энгель Фәттахов үзенең урынбасары ролендә хәзергә Киров авыл җирлеге җитәкчесе булып хезмәт куйган Әнвәр Әбесөгыт улы Гафуровны күзаллый.
Якын киләчәктә Актаныш районы башлыгының үз киңәшчесе дә булыр дип көтелә. Яңа вазыйфа бүгенге көндә район Советы Аппаратын җитәкләгән Кәрамов Айрат Сөнәгать улына тапшырылачак.
Шул рәвешле Актаныш районы тәҗрибәле, бердәм, профессиональ команда булдырачак. Көчле корпустан торган команда район мәнфәгатьләрен кайгыртып, халык арасында кайнап эшләр дип өметләник, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз