news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының иң тату сыйныфы ачыкланды

Актанышның беренче мәктәбе Гран-при яулап, республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булды.

Актаныш районының иң тату сыйныфы ачыкланды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 12 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы мәдәният йортында зур чара – “Тату сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру һәм башкалар.

Өч номинациядә үткән бәйгедә зона этапларында җиңү яулаган 10 мәктәп командасы катнашты. Укытучылар, ата–аналар, балалар бер команда булып чыгыш ясады биредә.

Бердәмлекнең, тырышлыкның нәтиҗәсе – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабында Актанышның беренче мәктәбе Гран-при яулап, республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булды.

Беренче урында – Иске Байсар, икенче урында – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, өченче урында Актанышның икенче мәктәбе командалары. Марый Суыксуы, Татар Суыксуы, Яңа Кормаш, Такталачык, Әтәс, Югары Яхшый мәктәбе командалары төрле номинацияләрдә хөрмәтләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100