Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районының Чөгәнә авылы мәктәбендә төнлә янгын чыккан
Янгында беркем дә зыян күрмәгән, әмма мәктәп бинасы яраксыз хәлгә килгән.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районы Чөгәнә авылы мәктәбендә төнлә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чөгәнә авылында йорт януы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына төнге өченче яртыда килгән.
103нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урында Чөгәнә башлангыч мәктәбе бинасы януын ачыклаган. Әлеге бинада тугыз укучы белем алган.

Янгынны сүндерүгә 30 кеше һәм 13 берәмлек техника җәлеп ителгән. 3.14 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Әмма мәктәпкә ут төрткән булырга да мөмкиннәр.
Бүгенге көннән Чөгәнә авылы укучылары биш километр ераклыктагы Актаныш урта мәктәбендә белем алачак. Аларны Актанышка мәктәп автобусында илтәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз