Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районының өч авыл җирлеге яңа машиналы булды
Муниципаль районнар 93 “внедорожник” алды.
(Актаныш, 29 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).Бүген Татарстан Президенты Республика көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды. Бәйгегә барысы 200дән артык гариза кергән булган, дип яза җирле басма.
“Безнең җирле үзидарәне яклау программасы бар. Әлеге программа кысаларында без һәр елны транспорт бүлеп бирәбез. Бу җирлек башлыклары мобильлеген арттыра, дәрәҗәсен күтәрә”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Муниципаль районнар 93 “внедорожник” алды. Смотр-конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләр арасында актанышлыларның булуы аеруча сөендерә. Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан автомобиль ачкычлары алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз