news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының бер хуҗалыгында гектардан уртача уңыш 63 центнер булган

Бүгенге көндә кукуруздан силос салу белән мәшгульләр.

Актаныш районының бер хуҗалыгында гектардан уртача уңыш 63 центнер булган
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 7 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рузилә Хәсәнова). Актаныш районында бөртеклеләрдән иң югары уңышны быел “Нигез” хуҗалыгы басуларыннан җыеп алдылар. Аларда  бер гектардан уртача уңыш 63 центнер чыккан. Көзге бодайларының уңышы бер гектарга уртача 67 центнер булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Хуҗалыкта бөртеклеләр 600 гектар мәйданда игелгән. 150 гектар рапс, 200 гектар кукуруз да үстергәннәр. Югары уңыш алу өчен хәстәрлекне көздән үк күрергә кирәк", – ди баш агрономнары Рузил Зәкиев.

-Көздән җирне тиешле агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртүгә басым ясыйбыз. Яз көне чәчүне иртә оештыруның да әһәмияте зур. Орлыкларны авыруларга каршы микроэлементлар белән агулап, биопрепаратлар кушып, бер гектарга физик авырлыкта 1 центнер исәбеннән ашлама кертеп чәчтек, ди ул.

Үсемлекләр тишелеп чыккач бер гектарга центнер ярым исәбеннән азотлы ашлама белән тамырдан тукландырганнар. Вегетация чорында бодайларга өч тапкыр яфрактан азотлы ашлама керткәннәр. Үз вакытында корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртү дә үз нәтиҗәсен биргән. 

Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә дә ныклы игътибар бирелә. 550 гектар мәйданда люцерна, 150 гектарда берьеллык үләннәрдән, борчактан барысы 5 мең тоннадан артык сенаж ике базга һәм бер курганга салынган. Ике мең кип салам, алты йөз кип печән әзерләнгән.

Бүгенге көндә кукуруздан силос салу белән мәшгульләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100