news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының бер гаиләле Өшәр авылында да сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды

Су басу зонасында урнашкан авылдан китәргә теләмәгән 82 яшьлек Габдулла Хәйбуллин янына сайлау участогы хезмәткәрләре үзләре килде.

Актаныш районының бер гаиләле Өшәр авылында да сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Рузилә Хәсәнова). Татарстанның Актаныш районындагы бер генә гаилә яши торган авылга сайлау участогы вәкилләре үзләре килеп, 82 яшьлек Габдулла Хәйбуллинга тавыш бирү мөмкинлеге тудырды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Габдулла абый Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле хакимият органнары депутатларын сайлаудан мәхрүм калмаганы өчен Татар Ямалысы җирлеге сайлау участогы вәкилләренә рәхмәт белдерде. Ул гомер иткән Өшәр авылы белән Татар Ямалысы арасы 7 чакрымга чыга.

— Кибеткә, ипигә, кирәк-яракларга барам, — ди Габдулла Хәйбуллин. — Ә миңа шушылай өемә килеп сайлау мөмкинлеге тудырганнары өчен бик сөендем. Чөнки хәзер яшь барган саен җәяүләп йөрү авырлаша. Үземнең алай бер сайлаудан да калганым юк. Я барып сайлыйм, я шулай килеп сайлаталар. Республика язмышына битараф түгелмен.

Өшәр — су басу зонасына кергән авыл. Шунлыктан 1976 елларда мондагы халыкны якын-тирә авылларга күчерәләр. Заманында биш урамга 700ләп хуҗалыклы, гөрләп эшләп торган авыл була ул. Бары тик Габдулла абый гына яшәп кала. Инде менә 40 елга якын туган авылын ташламый. Үзенең туганнан туган энесе һәм аның тормыш ипәше белән бергәләп Өшәр авылының гомерен саклый.

82 яшендә булса да, Габдулла Хәйбуллин тик тормый. Сыер, ат, күпләп сарыклар асрый. Аларга азыкны да үзе әзерли. Мунчасына, өенә ягар өчен утынын да үзе хәстәрли. Әле күптән түгел генә мотоблок алган.

Габдулла абый хакында якташы Алмаз Нургалиев режиссерлыгында «Җиде утрау арасында» дигән фильм да төшерелгән. Сайлау участогы вәкилләре белән ул да Габдулла абый янына барган һәм аңа якташы Фәнис Газетдиновның бүләген — электр генераторын тапшырган. 

11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100