news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының бер авылында сәламәтләндерү үзәге ачылды

Үзәк инде 30 сентябрьдән тәүге дәваланучыларны кабул иткән.

Актаныш районының бер авылында сәламәтләндерү үзәге ачылды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 2 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Бу көннәрдә Актаныш районы үзәгеннән шактый ерак урнашкан Иске Байсар авыл җирлегендә табиблык амбулаториясе ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бер гасырлык тарихы булган Иске Байсар җирлегендә эшләп, авыл халкының гына түгел, актанышлыларның, күрше-тирә районнарда, Башкортстан республикасында яшәүчеләрнең дә сәламәтлекләрен ныгытуга әйтеп бетергесез зур өлеш керткән дәвалану үзәге - табиблык амбулаториясе, ике еллык тәнәфестән соң, яңартылып, янә үз ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районы аппараты җитәкчесе Альберт Тимеров, җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров, “Ташкын” хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Салихҗанов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәевлар катнашты.

Түләүле дәвалану үзәге 10 урынга исәпләнгән, биредә көндезге вакытта сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән ятып дәвалану (стационар) мөмкинлеге дә бар.

“Безнең максат – профилактик чараларны көчәйтү, авыруларны массаж, парафин, физиотерапия, электрофорез, ләм, су ванналары ярдәмендә дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру”,- диде тантанада амбулаториянең баш табибы Альберт Сафиуллин.

Үзәк инде 30 сентябрьдән тәүге дәваланучыларны кабул иткән. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән, Татарстанның Чаллы шәһәреннән һәм Мөслим районнарыннан да вәкилләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100