news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының 46 авылында үзара салым буенча референдум уза

Мәсәде, Куян, Такталачык авылларында үзара салым 500 сумны тәшкил итә.

(Актаныш, 18 ноябрь,  "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Әлеге сәгатьләрдә Актаныш районының 46 авыл җирлегендә халык референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын кабул итү яки кире кагу буенча фикерен белдерә. Иртәнге 07.00 сәгатьтә ачылган сайлау участоклары тулы әзерлек белән референдумда катнашучыларны көтә. Бу хакта "Актаныш-информ" хәбәр итә. 

Быел Мәсәде авыл җирлегенең сайлау участогы белән беррәттән сайлау комиссиясе дә үзгәреш кичергән. 629 санлы участокның рәисе итеп Л.С. Фәррахова билгеләнгән. Аның кул астында 6 әгъза бүгенге мөһим чарада халык белән эшли.

Бүген Мәсәде авыл җирлегендә 18 яше тулган 302 кеше референдумга карата үз фикерен белдерергә тиеш. Биредә референдумга чыгарылган үзара салым суммасы 500 сумны тәшкил итә.

Такталачык авыл җирлеге дә аңа караган өч авылда төзекләндерү эшләре башкару өчен халыктан 500 сум күләмендә үзара салым җыюны референдумга куйган. Референдум әле күптән түгел генә сафка бастырылган Җәмәгать үзәгендә үтә. Инде иртәнге 08.20гә 19 такталачыклы үзара салым җыюга фикерен белдерергә өлгергән иде.

Куян авылында урнашкан 637 санлы сайлау участогы бүген 187 авылдашын референдумга көтә. Биредә дә үзара салым суммасы – 500 сум.

Актаныш районының башка җирлекләрендә дә референдумга халык бик теләп килә. Иң мөһиме – фикереңне бүген белдерү. Ятып калганчы, атып кал дигән мәкальне искә төшереп, һәркем төзек-матур киләчәк өчен үз тавышын бирсен иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100