Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы язгы кыр эшләрен башлады
Шулай ук Чистай районы аграрийлары да язгы кыр эшләренә кереште. Алдагы көннәрдә Азнакай районы да аларга кушылачак.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Республикада беренче булып язгы кыр эшләренә Актаныш районы игенчеләре кереште. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук Чистай районы аграрийлары да язгы кыр эшләренә кереште. Алдагы көннәрдә Азнакай районы да кыр эшләрен башларга планлаштыра.
Актаныш районының «Н. Баян исемендәге» хуҗалыгы 305 гектарда уҗым арышын һәм бодаен ашлауга кереште. Актаныш районында уҗым культураларына ашлама чәчү барлыгы 12,3 мең га, күпьеллык үләннәрне ашлау 19,3 мең га, Чистай районында 12,3 һәм 20,2 мең га мәйданда башкарылырга тиеш. Республикада 486,7 мең гектар мәйданда уҗымнарга ашлама сибү эшләре планлаштырыла.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елгы уңыш өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бюджет акчасына минераль ашламалар алу мөмкинлеге бар. Бу акчаларны бер гектар чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз