news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында ягулык салу станциясен басканнар

Угры АЗС операторының ишекләрен дә бикләп мәшәкатьләнмичә генә үз йомышы белән бинадан чыгып киткәнен туры китерә.

(Актаныш, 18 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 12 июль кичендә Актаныш районының Чуракай авылы янында урнашкан ягулык салу станциясенең кассасыннан билгесез зат 10 700 сум күләмендә акча урлаган, дип яза җирле басма.

Угры АЗС операторының ишекләрен дә бикләп мәшәкатьләнмичә генә үз йомышы белән бинадан чыгып киткәнен туры китерә һәм бик тиз генә табышка ия була.

 Трассаларда, авыллардан читтә урнашкан ягулык салу станцияләрендә эшләүне болай да куркынычсыз дип атап булмый. Ә бу очракта исә АЗСта сакчы да булмаган, алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, бу кичтә сменада оператор хезмәтен ир-ат башкарган.

 Видеодан күренгәнчә, касса урнашкан бинага буе якынча 170-175 см. булган ир-ат керә, кием төсләрен ачык итеп күрү мөмкин түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot