news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләр һәм бакчалар ачыкланды

Киңәшмә барышында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәгариф оешмалары атап үтелде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

(Актаныш, 28 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , ЛилияБәхтиева). Актаныш районында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләр һәм бакчалар ачыкланды. Киңәшмә барышында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәгариф оешмалары атап үтелде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды, дип яза район газетасы.

Шимбә көнне Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте.

Киңәшмә барышында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәгариф оешмалары атап үтелде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында әлеге бүләккә катнаш төрдәге 6 нчы Актаныш балалар бакчасы, Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, Киров балалар бакчасы лаек булды.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Э.Н.Фәттахов Мари Суксу, Иске Байсар, Яңа Кормаш , Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәпләрен билгеләп үтте.

Урта мәктәпләр арасында әлеге юнәлештә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1 нче, 2нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәпләре аеруча зур тырышлык куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100