news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында XXI гасыр балалар бакчасы ачылды

Пучы авыл җирлегендә урнашкан “Сандугач” балалар бакчасы рәсми төстә ачылып, нәниләрне кабул итте.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы Пучы авылында яңа төзелгән "Сандугач" балалар бакчасы ачылды. Ул 120 балага исәпләнгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Балалар бакчасының беренче нигез ташы 2017 елның сентябрь аенда салынган. Узган гасырның 80 нче елларында ук төзелгән иске балалар бакчасына алмаш булып калыккан “Сандугач”ка Республика бюджетыннан 93 млн. акча бүлеп бирелгән.  
 
Пучы җирлеге генә түгел, күрше-тирә авыллар да зарыгып көткән балалар бакчасының тантаналы ачылышына махсус кунак - Татарстанның Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килгән иде.  Рафис Тимерхан улы  “Сандугач” балалар бакчасына  100 000 сумлык сертификат тапшырды. 
 
Район башлыгы Энгель Фәттахов Пучы авыл җирлегенә ямь биреп торучы балачак илен  XXI балалар бакчасы дип атады. Мондый бинаның Актаныш районында бердән-бер булуын да искәртте ул. 
 
“Сандугач” бүгенге көн таләпләренә тулысынча туры китереп сафка бастырылган. Ике катлы бинада балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Балалар биредә хәтта инглиз телен дә өйрәнәчәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot