news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында узган киңәшмәдә кукурузны җыеп алу турында сөйләштеләр

Киңәшмә барышында әлеге заводның инженерлары белән берлектә яңа ургычны сынап карадылар.

Актаныш районында узган киңәшмәдә кукурузны җыеп алу турында сөйләштеләр

(Актаныш, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рузилә Хәсәнова). Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә “Башак” хуҗалыгының иң беренче срокларда чәчелгән кукуруз басуында семинар-киңәшмәдә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төп азык культураларының берсе булган кукуруз быел районда 6 мең гектардан артыграк чәчелгән иде. Шуның 1800 гектардан артыгы орлык өчен, калганы терлек азыгы әзерләү өчен җыеп алыначак. Киңәшмә барышында җитәкче-белгечләр әле кукурузны алырга иртәрәк, беренче кыраулар төшкәнне көтәргә кирәк дигән фикерләрен җиткерде.

Кукуруз игүнең һәм аның чәкәнен җыеп алуның технологияләре үзгә. Аны җыю өчен махсус ургычлар кирәк. Зур егәрлектәге чит ил комбайннарына тагып эшли торган андый ургычлар булса да, безнең ил комбайннарына тагып эшли торганнары булмаганлыктан, кукуруз җыюда зур гына проблемалар чыга. Шунлыктан район башлыгы Энгель Фәттахов, үзебездә эшләнгән комбайннарга тагыла торган ургычларны махсус ясаттырырга кирәк, дигән инициатива күрсәткән иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре төрле заводлар белән хәбәргә чыгып, сөйләшүләр алып бардылар. Һәм Волгоград шәһәренең “Инагротех” заводы әлеге агрегатны ясауга алынды.

Аның беренчесен ясап, “Башак” хуҗалыгына китергәннәр инде. Киңәшмә барышында әлеге заводның инженерлары белән берлектә ургычны сынап карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100