Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районында унынчы модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды
Актаныш районындагы әлеге ФАП видеокүзәтү җайланмасы белән дә җиһазландырылган.
(Актаныш, 29 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актанышбаш авыл җирлегенә караган Әҗәкүл авылында районның унынчы фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әҗәкүл авылы - район үзәгеннән 6 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә 327 кеше исәпләнә, шуларның 59ы - пенсионер, 182се - хезмәткә яраклылар.
Әҗәкүлдә ачылган заманча модульле ФАПда фельдшер, прививка ясау, медицина коралларын стерилизацияләү, киенү-чишенү бүлмәсе, даруларны махсус саклау бүлмәләре дә бар. Бинада шулай ук су кертелгән, бәдрәф урнаштырылган. Актаныш районындагы әлеге ФАП видеокүзәтү җайланмасы белән дә җиһазландырылган.
Фельдшерлык-акушерлык пунктында югары категорияле фельдшер Гөлназ Садриева авыл халкына медицина ярдәме күрсәтәчәк. Аның хезмәт стажы 29 ел. Бүгеннән Әҗәкүл авылы халкы санитар таләпләргә туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлегенә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз