news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында «Уңыш - 2005» бәйрәме уңаеннан күп кенә чаралар үтәчәк

Актаныш районында «Уңыш - 2005» бәйрәме уңаеннан күп кенә чаралар үтәчәк

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 5 ноябрьдә Актаныш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре «Уңыш - 2005» бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары Актанышның «Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт-тамаша белән башланып китә. Аннары район авыл хуҗалыгы алдынгылары каршында Чаллы шәһәре сәнгать осталары зур концерт программасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Актаныш мәгълүмат-мөхәрририят үзәге дәүләт учреждениесенең телевидение һәм радиотапшырулар бүлеге җитәкчесе Илсур Тимеров хәбәр итте.

Бу көнне район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе дә оештырыла. Анда район хуҗалыклары һәм мәктәп укучылары үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук төрле көнкүреш кирәк-яраклары белән сәүдә итәчәк. «Болар 5 ноябрьдә районда үтәчәк чараларның әле кайберләре генә, - диде Илсур Тимеров. – Бу көнне Тыңламас авылында яңа төзелгән күперне файдалануга тапшыру да күздә тотыла. Аны ачуда район җитәкчеләре, күп кенә кунаклар, авыл халкы катнашачак. Район үзәгендәге хуҗалыкара төзелеш оешмасының тулай торагына реконструкция ясалып, ул бөтен уңайлыклары булган торак йорт итеп үзгәртеп корылган иде. «Уңыш» бәйрәме көнне яшәү урынына мохтаҗ һәм яшь гаиләләргә әлеге йорттан фатир ачкычлары тапшырылачак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100