news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында тугызынчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш алды

Ике объектта да балаларга югары әзерлекле кадрлар аңлату эшләре алып барды, алар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирде.

Актаныш районында тугызынчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш алды
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 16 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында да нәкъ менә эшче һөнәрләрне пропагандалауны максат итеп куйган киң күләмле чара оештырылды. Әлеге мөһим чарага район мәктәпләрендә белем алып, тугызынчы сыйныфны тәмамлау алдында торган егет һәм кызлар чакырулы иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җитди сайлау алдында торган 150 укучы өчен бүген Актаныш районының иң зур җитештерү производстволарыннан саналган икмәк кабул итү предриятиесе һәм агрегат заводы үз ишекләрен ачты.

Һөнәри юнәлеш бирүне максат итеп куйган экскурсия дәвамында укучылар биредәге эш шартлары, монда хезмәткәрләргә тудырылган мөмкинлекләр, производство тәкъдим иткән эш төрләре, заманча технологияләр белән танышты.

 Ике объектта да балаларга югары әзерлекле кадрлар аңлату эшләре алып барды, алар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирде.

 Актаныштагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылып, укучылар өчен зур әһәмияткә ия булган фикер алышу-сөйләшүдә район җитәкчелегең катнашуы да чараның  мөһимлегенә басым ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100