Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районында тугызынчы модульле ФАП ачылды
Киров авылы –район үзәгеннән 35 чакрым ераклыкта урнашкан Киров җирлегенә карый. Биредә 1000гә якын халык исәпләнә.
(Актаныш, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актанышның Киров авылында районның тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды, дип яза җирле басма.
Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты.
Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлаган иде.
5 ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.
Киров авылы –район үзәгеннән 35 чакрым ераклыкта урнашкан Киров җирлегенә карый. Биредә 1000гә якын халык исәпләнә, шуларның 237се - пенсионер булса, 489ы – эш яшендәгеләр.
Халык санының күплеген исәпкә алып, Кировта ачылган заманча модульле ФАП башкаларыннан үзенчәлеклерәк итеп төзелгән. Биредә фельдшер, смотровой бүлмәләреннән тыш, прививка ясау, медицина коралларын стерилизацияләү, гардероб, даруларны махсус саклау бүлмәләре дә бар. Бинада шулай ук су кертелгән, бәдрәф урнаштырылган.
– Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра, – дип билгеләп үтте чарада катнашкан җитәкчелек.
ФАПның урыны белеп сайланган – ул авыл уртасында, мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан. Әлеге ФАП – барлык заманча таләпләргә дә туры килә, кирәкле җайланмалар белән тулыландырылган биредә квалификацияле ике белгеч эшли. Хәзер әлеге җирлек халкының санитар таләпләргә туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз