news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында үткән “Джип Спринт 116" ярышының җиңүчеләре билгеле булды

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Актаныш районында үткән “Джип Спринт 116" ярышының җиңүчеләре билгеле булды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 7 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районында үткән “Джип Спринт 116" ярышының җиңүчеләре билгеле. Актаныш пилотлары төрле төбәкләрдән килгән көндәшләренә сынатмады. Ярышларның өч төр буенча да җиңүчеләр исемлегендә район егетләре дә бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Автоспортны пропагандалауга йөз тоткан машиналар узышында катнашучылар “стандарт”, “стандарт модификацияләнгән” һәм “спорт” классларында көч сынашты. Гомуми саннары 43кә җиткән экипажлар арасында җиңү өчен көрәш кискен барды.

"Стандарт" классында Актаныштан Айгиз Мәрдәнов җиңүче итеп танылды (“ВАЗ-2121” автомобиле), икенче урында - Ижаудан Алексей Мокрушин (“ИЖ-21260”), өченчедә - Чаллыдан Ленар Садриев (“ВАЗ – 2121”).

"Стандарт модификацияләнгән” классында Ижаудан Рамил Садыйков җиңде (“УАЗ”), икенче урынны “ ВАЗ-2121” классында янә Актаныш егете Айгиз Мәрданов алды, өченче урында - Актаныш авылыннан Рамил Вахитов (“ВАЗ – 2121”).

Ниһаять, ярышларның финишыннан соң “спорт” классында иң яхшы пилотлар ачыкланды. Бу ярышларда Актаныш районыннан Рөстәм Вакилов җиңү яулады (“УАЗ”), икенче урын Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәреннән Михаил Беляевка насыйп булды, өченчедә – Пермьнән Вадим Лотфуллин.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100