news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Актаныш районында яшәүче Дилшат Әгъләмовка “Татарстанның Мактаулы төзүчесе” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Актаныш районында төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 10 август, "Татар-информ",  "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева).  Актаныш районында төзүчеләр һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгелдер. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре, бер ял алып, күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели. 

Быелгы Төзүчеләр көнен дә Актаныш районы, гадәттәгечә, күркәм нәтиҗәләр белән каршылый. Районда быел бик күп объектларда төзелеш һәм ремонт эшләре бара.

Әлбәттә, монда районның һәр ел республика программаларында актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәгариф объектларына, күпфатирлы йортларга, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары, парклар, скверлар ачылу.

Актаныш районында “Акчарлак” кафесында оештырылган тантанага әлеге мактаулы һөнәр ияләре белән беррәттән районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үз эшләренең осталары булган хезмәт ияләренә Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары тапшрды.

Актаныш районында яшәүче Дилшат Әгъләмовка “Татарстанның Мактаулы төзүчесе” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100