news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу узды

Энгель Фәттахов районның социаль-икътисадый үсешенә куйган хезмәтләре өчен әтиле-уллы Фәрит һәм Ирек Салиховларга Рәхмәт хатын тапшырды.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу бүген "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында үзенчәлекле үтте.Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

"БлагоДарение" фонды Президенты Фәрит Салихов язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" әсәрен Минзәлә районы Тупач авылы волонтерлары сәхнәләштерүендә бүләк итте.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов игелекле гамәлләре, районның социаль-икътисадый үсешенә куйган хезмәтләре өчен әтиле-уллы Фәрит һәм Ирек Салиховларга Рәхмәт хатын тапшырды.

"БлагоДарение" фонды районда ялгыз өлкәннәргә, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәмләшеп яшәүче балаларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә фондның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100