news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Медицина хезмәткәрен район башлыгы Энгель Фәттахов котлады.

Актаныш районында медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 25 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 21 июньдә Актаныш районы да үзенең ак халатлы шәфкать ияләрен хөрмәтләде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзәк хастаханә һәм җирлекләрдәге медицина учрежденияләрендә эшләүчеләр Ә.Афзалова исемендәге мәдәният сараена җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне медицина хезмәткәрен район башлыгы Энгель Фәттахов белән беррәттән Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова, баш табиб Айдар Хәевлар тәбрик итте.

Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә.

Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем хезмәткәр Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципалитетның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.

Бәйрәм уңаеннан татар эстрадасы йолдызлары Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов тәкъдим иткән концерт программасы да Табибларның, шәфкать туташларының күңеленә хуш килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot