news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Фидакарьләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 5 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәм уңаеннан район педагоглары өчен мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм уңаеннан район педагоглары өчен мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. Мәгариф хезмәткәрләре район башлыгы Энгель Фәттаховтан, республика кунакларыннан, район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте.

Фидакарьләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. “Ел укытучысы” бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар аерым хөрмәтләнеп, беренче урын ияләренә күчмә кубоклар тапшырылды.

Мәгариф хезмәткәрләре хозурына эстраданың популяр җырчысы Әнвәр Нургалиевның җырлары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрының “Күрәсем килгән иде...” спектакле тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100