news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында кыргый җәнлекләрнең исәбен алдылар

Бүгенгә Түке, Суыксу астында, Яңа Әлем, Иске Җияш урманнары тирәсендә 40 кабан атылган.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). Актаныш аучылык берләшмәсе кышка кергәнче районында яшәүче кыргый җәнлекләрнең исәбен алды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген табигать киңлекләрендә 600 янут, 2000 су күсесе, 100 бурсык, 200 чәшке яши. Урман, басу, авыл тирәләренә төлкеләр ашасын өчен 20 мең доза котыру авыруына каршы вакцина брекетлары куеп чыккан.

План нигезендә ТР Биология ресурслары Дәүләт комитеты тарафыннан 50 кабан дуңгызын ауларга лицензия бирелгән. Бүгенгә Түке, Суыксу астында, Яңа Әлем, Иске Җияш урманнары тирәсендә 40 кабан атылган.

24 поши ауларга рөхсәт бирелгән, Яңа Әлем, Югары Яхшый урманнарында кар яугач, шуларның өчесе атылган. Ау сезоны куяннарга да ачык. Аучылык берләшмәсеннән 100 данә юллама сатып алганнар. Мылтыкка рөхсәте булган, аучылык билетына ия сунарчылар ау сезонында өч куян ата ала. Әмма берьюлы түгел. Ауга чыккач фәкать бер генә куян атарга рөхсәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100