news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында Ижауда яшәүче ир-ат югалган

Ир-ат Агыйдел елгасы буйлап кар автомобилендә Усть-Бельск авылына таба юл тоткан.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Актаныш районында Ижауда яшәүче ир-ат югалган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ир-ат Агыйдел елгасы буйлап кар автомобилендә Удмуртия Республикасының Усть-Бельск авылына таба юл тоткан, әмма юлда адашкан. Кар автомобиленең бензины бетү сәбәпле, ул транспортын ташлап калдырган һәм 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына үз координаталары хакында хәбәр иткән.

Ир-ат үзенең адашуы турында иптәшенә дә әйткән һәм тегесе аны эзли чыккан. Урынга шулай ук 103нче янгын-коткару часте, ә Удмуртиядән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юл тоткан.

Тиздән зыян күрүченең транспортын да табып алганнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot