news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте

Чарада катнашкан һәркем Миңзифа Гаяз кызын зур ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән искә алды, сагынып сөйләде.

(Актаныш, 19 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы Татар Суыксу авыл җирлегендә РСФСРның атказанган табибәсе, Почет билгесе ордены кавалеры Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте, дип яза район басмасы.

Быел инде 6 тапкыр оештырылган әлеге чарада җирлек башлыгы Рәсүл Харисов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, Миңзифа Гаязовнаның балалары, оныклары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашкан һәркем Миңзифа Гаяз кызын зур ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән искә алды, сагынып сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot