Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районында җирлекләрдәге демографик вәзгыять проблемасы турында сөйләштеләр
Җирлекләрдәге буйдаклар саны да исәпләп чыгарылган.
(Актаныш, 23 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы февраль ае нәтиҗәләре буенча җирлекләрдәге демографик вәзгыятькә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясап, югалту-табышларын барлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләгән мөһим киңәшмәгә, гадәттәгечә, район халкының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, әхлак-тәрбиясе, гомумән, яшәеше өчен җаваплы затлар - табиблар, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләре чакырулы иде.
Аларның кулы даими рәвештә район пульсында – әлеге даирә халык яшәешендәге бер генә проблемага, бер генә борчуга да битарафлык күрсәтергә тиеш түгел. Иң мөһиме, проблеманы баш калкыта башлаган мәлдә үк күреп, аңа катлауланырга һәм җәмгыятькә зыян салырга мөмкинлек бирмәү. 25 форма киңәшмә менә шушы максатка йөз тота да инде.
Бүген Актаныш районы җитәкчелеген борчыган иң зур проблема – табигый үсештә булган тоткарлык, ягъни катлаулы демографик торыш. Район халкы артмый – саннар һаман кимүдә. Әлеге вәзгыятьне уңай якка үзгәртүнең төрле юлларын эзли җитәкчелек.
Хәтта җирлекләрдәге буйдаклар саны да исәпләп чыгарылган – 766 көчле зат бүген кайнар аштан, җылы түшәктән мәхрүм. Юкса, аларның 404е әле рәхәтләнеп гаилә корырлык, балалар тәрбияләрлек яшьтә. Мисал өчен, Чуракайда аларның саны 35не тәшкил итә, Актанышта да атсыз бармакларында балдак булмаучылар саны 80нән артып киткән.
Районда гаилә кыйммәтләре, әхлаклы-иманлы тормыш алып баруны пропагандалаучы мөслимә хатын-кызлар берлеге рәисе Зөһрә Закирова 25 формага махсус чакырылган иде. Ялгызак ир-атлар һәм хатын-кызлар проблемасын хәл итүдә Актаныш бүген ак яулыклы мөслимәләрдән дә таяныч эзли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз