Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткәреләсе чаралар – исемлек
Районда инвалидлар өчен бик чаралар оештырылачак.
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан шактый чаралар оештырылган. Бу хакта районның мәгълүмат-мөхәррият сайты хәбәр итә.
Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне.
Игелекле эшләргә, декадага старт бирү. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашуы – 1 декабрь.
Белем көне.
Мәктәпләрдә “Мин тормышны яратам!” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары. Балалар иҗат үзәгендәге балалар иҗат коллективларының Пучы картлар һәм инвалидлар йортында чыгышы – 1-3 декабрь.
Юридик ярдәм көне.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү – 2 декабрь.
Хезмәткә урнашуда ярдәм көне.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрү. Эшләмәүче инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү – 7 декабрь.
Музей көне.
Район инвалидлар җәмгыятенең соңгы ун елда спорт өлкәсендә ирешкән казанышларына багышланган экспозиция ачу – 2 декабрь.
Инвалид балалар арасында “Ак торналар” бәйгесе үткәрү – 5 декабрь.
Театр һәм кино көне.
Инвалид балалар өчен район сәнгать мәктәбе коллективының театральләшкән тамашасын күрсәтү, киносеанслар оештыру – 6 декабрь.
Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне.
Оешмалары булмаган инвалидларда мәктәп укучылары булып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, үзләре эшләгән сувенирларны, күчтәнәчләр бирү – декада дәвамында.
“Без сезнең белән!” девизы астында, урын өстендә ятучы һәм онкология белән авыручы инвалид балаларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау – декада дәвамында.
Район Советы депутатларының урын өстендә ятучы, I төркем инвалидларның өйләрендә булып, хәлләрен белүләре, яшәү шартлары белән танышулары – 5-6 декабрь.
Спорт һәм сәламәтлек көне.
Шахмат турниры – 5 декабрь.
Бөтен төр категория инвалидлар катнашында “Актаныш” спорт комплексында спорт ярышлары – 8 декабрь.
Игътибарлылык көне.
Яр Чаллы драма театры чыгышы – 7 декабрь.
Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү – 1-9 декабрь.
“Без сезгә ярдәм итәрбез” акциясе көне.
Ташламалы чәчтараш хезмәте күрсәтү – 5-6 декабрь.
Китапханә көне.
“Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” китап күргәзмәсе, әдәби күзәтү. Китап укучы инвалидларның өйләренә китаплар илтү – 1-15 декабрь.
Игелек һәм хәйрия көне.
Игелек марафоны үткәрү. “Ак калфак” җәмгыяте кул эшләре күргәзмәсе. “Ак торна” бәйгесенә нәтиҗә ясау һәм иҗади эшләрдән күргәзмә оештыру – 10 декабрь.
Урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру – декада дәвамында.
Социаль ярдәм күрсәтелүче инвалидларны хөрмәтләү – яшәгән урыннарында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз