news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында инвалидлар декадасы тәмамланды

"Игелек марафоны" быел 1 749 609 сум 12 тиен сум акча җыелган.

(Актаныш, 11 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген Актаныш районында инвалидлар декадасы тәмамланды. Районда инде унсигез ел үткәрелеп килүче "Игелек марафоны" быел да мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның хыял - өметләрен чынга ашырды, аларга яшәү дәрте бүләк итте, дип яза район газетасы.

Ххуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте.

1 749 609 сум 12 тиен! ! Быел 18 нче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче – язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы, олы йөрәкле 2 564 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм.

Узган ел Игелек марафонында 1 880 423 сум ярдәм акчасы җыйналып, 235 мең 420 сумлык әйбер җыелган иде. Әлеге игелекле гамәлгә районның 87 оешма-предприятиесе, 26 авыл җирлеге, 78 шәхси эшмәкәр, 17 аерым граңдан үз өлешен керткән.

Ел дәвамында инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү фондының 7 утырышы үткәрелеп, 118 гариза каралган. 114 инвалидка катлаулы операция ясату, дарулар алу өчен 1 478 000 сум акча бирелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100