Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районында "Ихлас" мәчете ачылды
Мәчетне төзүдә аеруча зур хезмәт куйган Сәлимҗан Сабирҗан улына һәм " Чишмә" агрофирмасы җитәкчелегенә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Актаныш, 15 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Шактый еллар мәчетсез торган Меңнәр авылында бүген, барлык мөселманнар изге Рамазан гаетен бәйрәм иткән көнне, тәүге азан яңгырады. "Ихлас" дип исемләнгән әлеге иман йорты районыбызның тарих битләренә 53 нче мәчет булып теркәлде, дип яза район газетасы.
Тарихи вакыйганы үз күзләре белән күрергә килүчеләр арасында авылдашлар белән беррәттән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә яшәүче кардәшләр дә бар иде.
Узган елның ноябрь аенда нигез ташы салынган иман йортының кыска гына вакыт аралагында халыкка тапшырылуында һәркемнең ярдәме зур булган: кемдер матди, кемдер кул хезмәте, кемдер догасы белән дә авылны иманлы итүгә үз өлешен керткән. Моны чарада катнашкан районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да ассызыклады.
Районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов үз җирлеге халкын күптән көтелгән әлеге вакыйга белән тәбрик итте. Мәчетне төзүдә аеруча зур хезмәт куйган Сәлимҗан Сабирҗан улына һәм " Чишмә" агрофирмасы җитәкчелегенә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чарага җыйналучы барча халык исә тәүге азат яңгыраганда изге теләкләрен теләде: ил-көннәребез тыныч булсын, җирлектә яшәүчеләр иманлы юлдан атласын, яңа ачылган " Ихлас" мәчетендә һәр көнне азан тавышы яңгырасын! Амин!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз