Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районында “Халык коллективы” исемен йөртүче үзешчәннәр артачак
Ансамбльләребезнең нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак.
(Актаныш, 4 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 4-5 июнь көннәрендә Актаныш районының "Мирас" ветераннар хор коллективы, Яңа Әлем, Иске Байсар, Теләкәй театр коллективлары, Иске Кормаш мәдәният йортының "Хәзинә" бию коллективы, Татар Суксу җирлегенең "Асылъяр", Иске Айманның "Асылташ" фольклор коллективлары "Халык коллективы" исемен алу максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы белгечләре тәшкил иткән комиссия алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясыйлар.
"Умырзая" вокаль ансамбле (җитәкчесе Р. И. Хаҗиева) исә "Үрнәк вокаль ансамбль" исеменә дәгъва кыла.
ТР һәм РФ Композиторлары берлеге әгъзасы, атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин җитәкчелегендәге Совет әгъзалары үзләре алдында чыгыш ясаган коллективларның башкару осталыгына һәм репертуарларының төрлелегенә, сәхнә костюмнарының байлыгына бәя бирәчәк. Аларга уңышлар телибез, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз