news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында дүрт әфганчының исеме мәңгеләштерелде

Актаныш районыннан Әфган сугышын 62 ир-егет кичкән, хәзергесе көнгә бөркеттәй ир затларының 22се бу дөньядан мәңгелеккә киткән.

(Актаныш, 29 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Татарстан буенча шактый еллар дәвам иткән хәрәкәткә актанышлылар агымдагы елның февралендә генә кушылды. Тәүге хәтер тактасы Иске Сәфәр авылыннан Мирзашәрипов Айдар Миргаян улының төп нигезенә урнаштырылган иде. Хәзер Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач авыллары газиз улларына шул рәвешле хөрмәт билгесе күрсәтте, дип яза җирле басма.

Актаныш районыннан Әфган сугышын 62 ир-егет кичкән булып, хәзергесе көнгә бөркеттәй ир затларының 22се бу дөньядан мәңгелеккә киткән. Үзләрен югалтсак та, аларның исемнәрен онытырга хакыбыз юк безнең. Районга төшкән Әфган десанты моны янә бер кат искәртте.

Әтәс җирлегеннән исә Әфганстан сугышына 12 егет кергән. Аларның 12сенә дә туган җирләренә исән-сау кайтырга насыйп булган. Әмма язмышлары бик яшьли яраланган әтәслеләрнең дүртесен Җир-Ана бик иртә үз куенына алган. Бәдертдинов Мансаф Мозаффар улы (1964 - 1995), Гаптелхаев Ирек Мөхтәр улы (1962 – 2012), Хәмәдиев Мөктәсәр Мияссәр улы (1964 – 2000), Хәмзин Алгинат Мияссәр улы (1969 -2006) – Әтәс авыл җирлегендәге вафат булган Әфган сугышы ветераннары.

Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җирлек халкы белән берлектә, аларның туган авылларында булдылар, якыннары белән очраштылар, Хәмәдиев Мөктәсәр Мияссәр улының каберен зиярат кылдылар, Һәрбер әфганчының фотосурәте янына, туган нигезенә кандай кызыл канәфер чәчәкләре салынды, аларның һәрберсе минутлык тынлык белән искә алынды. Бүген Әтәс җирлегендә хатирәләр яңарды, авыл халкының күңелендә әфганчылар белән бәйле истәлекләр барланды, күз яшьләренә ирек бирелде. Хәер, Әфган сугышының кара кайгысын иңнәрендә күтәргән аналар, толлар, туганнар, балалар белән беррәттән Җир-Ана да көнозын күз яшен түкте бүген. Соңгы истәлек тактасы ачылгач кына күктә кояш чыгып алды, нинди генә авыр чаклар булса да, тормыш дәвам итәргә тиеш дигән бер ишарә булды кебек ул.

Патириотик рухтагы очрашу җәмәгать үзәгендә дәвам итте. Җирлек үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән зур чарада районның әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин әлеге изге гамәлдә башлап йөргән 7 якташыбызга Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Үз хисабына 4 авылдашына истәлек тактасы ясаткан Әтәс авылы егете Илсур Бәдретдинов та җирлек башлыгы Эльвира Флүн кызы кулыннан Рәхмәт хаты алды.

Бүген әфганчылар өчен Әтәс авылында солдат боткасы да пеште, Актаныш чәкчәге белән чәй табыны әзерләнде. Мондый чаралар исә Актаныш районында алга таба да дәвам итәчәк. Аның чираттагысы инде 12 майда Меңнәр авылына планлаштырылган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100