news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында чөгендер үстерү эшендә Америка технологиясенә таяналар

Үстереп алынган чөгендер 10 метр киңлектәге әвенгә өелә, шуннан турыдан-туры Зәй шикәр заводына озатыла.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Актаныш районының “Әнәк” агрофирмасы быел беренче тапкыр шикәр чөгендере игеп карады. Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, инде аның уңышын җыйнап алыр чак җитте. Бу көннәрдә агрофирма хезмәтчәннәре шул эш белән мәшгуль. Үзләрен күреп сөйләшү, шикәр чөгендерен алу процессы белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме “Әнәк” агрофирмасының “Татарстан” бүлекчәсе басуына юл тотты, дип aktanysh-rt.ru сайты бүген шул хакта язма тәкъдим итте.

Әлеге басуга якынлашуга ук тау-тау булып өелгән шикәр чөгендере күзгә ташланды. Димәк, эшнең кызган чагына туры килгәнбез. Басу буйлап без белмәгән, күрмәгән чит ил техникасы хәрәкәтләнә. Аларның эшләвенә күз иярми. “Әнәк” агрофирмасының баш агрономы Айзат Заманов белән шул агрофирманың чит ил техникасы буенча инженеры Фәннүр Салихов эшчәнлекләр белән таныштырдылар.

Агрофирманың 18650 гектар сөрү җире булып, шуның 818 гектарына быел шикәр чөгендере чәчкән булганнар. “Шикәр чөгендерен Amity дигән Америка технологиясе буенча иктек. Аның орлыгы да Американың Бетосит дигән фирмасыннан алынды, – ди Айзат Заманов. – Җәй көне 4 тапкыр гирбицид, 4 тапкыр полифитлар белән эшкәрттек”.

Amity – Россия буенча кереп кенә бара торган технология санала. Башкалардан аермасы шунда, бу технология буенча рәт арасы 56 сантиметр итеп калдырыла. Ә традицион технология буенча ул – 45 сантиметр. Чәчү нормасы буенча Amityда 1 гектарга 140 мең данә орлык алына, ә традицион технология буенча - 120 мең данә. Америка технологиясенең төп өстенлеге рәт арасына культиватор белән эшкәртергә кереп булуда. “Чөгендернең рәт арасын ике тапкыр эшкәртеп чыктык. Үзегез беләсез, быел районда яңгыр җәй буена бер тапкыр гына яуды. Шундый корылыкта да безнең чөгендерләребез яхшы үсте”, - дип сөйләде баш агроном.

Уңыш гектарыннан 510 центнер чыга, диләр. “Агро көч” оешмасында ул 400 центнер тәшкил итә, дип тә өстәделәр егетләр горур гына.

Чөгендерне чәчү, культиватор, алу агрегатларының барысын да быел гына республика программасы кысаларында алганнар. “Әлеге техниканың барысы да гарантиядә булып тора. Вакытлары җиткән саен, мин заявка бирәм һәм шуның нигезендә килеп техник хезмәт күрсәтәләр, майларын алыштыралар, – ди чит ил техникасы буенча инженер Фәннүр Салихов. – Безнең чөгендер алуда 2 звено эшли, звенода 3 трактор (3се бергә 1005 ат көче тәшкил итә) хезмәт куя. Шушы технология белән эшләүче америкалылар үзләре килеп, барлык техниканы көйләп, безне укытып, эшләргә өйрәтеп китәләр.

Шикәр чөгендерен алуның үз технологиясе бар. Алдан яфракларын чапкыч, аның артыннан алучы комбайн һәм бункер таккан комбайн бара. Көннәр матур торганда, минутны да әрәм итмәскә тырыша алар. Эш 2 сменада оештырылган. Тәүлек әйләнәсе басуда техника тавышы тынмый.

“Безнең төп байлыгыбыз – механизаторлар. Әгәр алар намус белән, белеп эшләмәсәләр, әллә нинди техника булса да эш бармаска мөмкин. Шуның өчен без алар белән уртак тел табып эшләргә тырышабыз”, – ди Фәннүр.

Техника каршы килмәсә, 1 звено тәүлегенә 40 гектар тирәсе чөгендер алырга сәләтле. Шул темп белән эшли алсак, 10-15 көндә төгәлләргә исәп тотабыз, ди Айзат.

Чөгендер 10 метр киңлектәге әвенгә өелә. Шуннан турыдан-туры Зәй шикәр заводына озатыла. Әвеннән “КАМАЗ”ларга төяү өчен “Ropa maus” дигән чит ил машинасы кулланыла. Әлеге техниканың егәрлеге шаккаткыч: ул 5-6 минут эчендә тагулы арбасы булган зур йөк машинасына чөгендерне төяп тә куя. Иртәнге 6дан кичке 6га тикле 1200 тонналап чөгендер төйи.

Басуда агрофирма белгечләре тарафыннан кизү оештырылган.

Әйе, дөрестән дә эшчеләрнең кадерен беләләр агрофирмада. Чөгендердә хезмәт куючыларның барысына да махсус җылы эш киемнәре бирелгән. Өч тапкыр кайнар аш оештырылган. Хезмәтләренә түләү дә яхшы. Шулай булгач, вакыт белән хисаплашмыйча эшли алар.

“Әнәк” агрофирмасында көзге эшләр әкренләп бетү алдында. Бары тик шушы шикәр чөгендерен һәм 200 гектар мәйдандагы сояны гына җыясы бар. Төп җир эшкәртү дә шушы культуралар басуында гына калган. Киләсе елда рапс һәм чөгендер чәчеләсе 2000 гектар мәйданның җирен тирәнәйтүне дә планлаштыра алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100