news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында биш әфганчы-интернационалистның исеме мәңгеләштерелде

Якын киләчәктә тагын 13 әфганчының исеме шул рәвешле мәңгеләштереләчәк.

Актаныш районында биш әфганчы-интернационалистның исеме мәңгеләштерелде
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 9 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 6 июльдә Актаныш районы чираттагы Хәтер колонассын каршы алды. Бу юлы иллегә якын әфганчы-интернационалистны берләштергән хәрәкәт Күҗәкә авыл җирлегенең 5 улын барлап, аларның исемнәрен мәңгеләштерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төрле районнардан җыелган, инде үзләре 50-60 яшькә җиткән элеккеге солдатлар авылга нәкъ хәрби хезмәттәгечә – колоннага тезелеп керде. Аларны бөтен җирлек халкы халкы бердәм булып каршылады.

Интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәп кайткан ир уртасы солдатлар бакыйлыкка күчкән сугышчан дусларының балачак эзләрен барлады, аларның хатирәсен саклаган йорт диварларын сыйпады, күңелләреннән бергә хезмәт иткән иптәшләре белән сөйләште. 

Язмыш сынавыдыр, Күҗәкә, Адай, Урьяды авыллары да әфган сугышының дәһшәтен үз уллары аша кичерә. Җирлекнең 22 егете ил алдындагы хәрби бурычын кыя-ташлар арасында үти.

Биш актанышлы истәлегенә алар яшәгән йортларга хәтер такталары эленде. Розак Рафак улы Гыйләҗев (1966-1998), Ахунов Илгиз Мөбәрәкҗан улы (1961-2014), Солтанов Назиф Наил улы (1958-1989), Шәрипов Мәснәви Шәйхенур улы (1963-1998), Гыйлметдинов Данис Әзһәм улы (1960-2001) әфганчы дусларыннан соңгы бүләкне кабул итеп алды.

Якын киләчәктә тагын 13 әфганчының исеме шул рәвешле мәңгеләштереләчәк. Алар – Актаныш районында туып-үсеп, яшәп, мәңгелеккә күчкән әфганчылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot