Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районында беренче тапкыр кышкы Сабантуй узды
Такталачыкка җыйналган халык биеде, җырлады, чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, рәхәтләнеп тау шуды, чаңгыда узышты, капчыкка кар тутырды.
(Актаныш, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Такталачык авыл җирлегендә якын-тирә авылларны гына түгел, Актаныш районын "дер селкеткән" кышкы Сабантуй узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Кышкы бәйрәм, нәкъ җәйге Сабантуй кебек үк, иркен кырда оештырылды. Хәер, бу урынны бик күпләр элеккеге сабантуй уза торган мәйдан дип белә. Тездән кар явып үтсә дә, бәйрәмгә килгән халыкка мәйданга үз техникасы белән төшү өчен юл ачылган иде. Сабантуй урыны да эттерелгән, сату итүчеләр өчен дә мәйданчыклар иркен иде.
Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче кеше - "Таң" ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Миңнеханов. Сабантуйның төп иганәчесе дә иде әле ул.
Бүген Такталачыкка җыйналган халык биеде, җырлады, чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, рәхәтләнеп тау шуды, чаңгыда узышты, капчыкка кар тутырды, аркан тартты, кыскасы, алар ял итте, күңел ачты. Шул рәвешле җәйге сабантуйның барлык уенын да диярлек кышын уйнап карады халык.
Атлар эзеннән ярыш кырына машиналар кузгалды. Кар бураннары уйнатып алга ыргылган тимер атларны күзәтү өчен халык мәйданнан “купты”. Ике әйләнеш ясап килгән машиналар да, алкышлар астында, үзәккә үтте. “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов һәр катнашучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Машиналар шаукымы тынарга өлгермәде, кар чаналары (снегоходлар) ярыш сызыгына тезелде. Җыелган халык бу төр ярышны да зур кызыксыну белән күзәтте.
Гомумән алганда, Такталачык җирлегендә оештырылган кышкы Сабантуй тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде. Чара ахырына якынлашкач та, халык мәйданны буш калдырырга ашыкмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз