news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында балыкларга ярдәм оештырылды

Ямалы күленә якынча 2,5 чакрым озынлыкта нарат ботаклары гирляндасы төшерелде.

Актаныш районында балыкларга ярдәм оештырылды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 14 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Су биологик ресурсларын саклау, үрчетү максатыннан Татарстанда менә өченче ел инде “Балык – булсын!” акциясе нәтиҗәле оештырылып килә. Быел да ул Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай районнарында бердәм төстә башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәйданы буенча дөньяда өченче урынны алган Куйбышев сусаклагычының һәм Татарстандагы Түбән Кама сусаклагычының гидрологик режимы тотрыклы түгел. Су дәрәҗәсенең тирбәлеп торуы балыкларга уылдык чәчү өчен уңайлы урын эзләргә комачау итә.

Бу көнне Ямалы күленә якынча 2,5 чакрым озынлыкта нарат ботаклары гирляндасы төшерелде. Шул рәвешле уылдык чәчү өчен суга ясалма урыннар булдырылды, мондый субстратта уылдыкларның сакланышы 85-90 процентка кадәр күтәрелә.

- Түбән Кама сусаклагычында су гел уйнап тора. Нәтиҗәдә, су биеклеге даими үзгәрә. Балыклар уылдык чәчкән чорда, бу фаҗигагә тиң – балыкларны саклап калу, үрчетү максатыннан без шушы уылдык салу өчен ясалма ояларны куябыз. Бәйләнгән, кирпеч белән ныгытылган нарат ботаклары, калкавыч кебек, бер урында тирбәлә.

Авырлык куелгач, алар акмый. Ике атнага бер тапкыр гирляндалардагы тереклекне тикшерәбез. Ясалма ояларның файдасы бар, - ди Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Актаныш-Минзәлә районнары буенча ау күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ринат Шәйхетдинов.

Чара ахырында акциядә катнашкан укучыларга кармаклар бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100