news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында Бөек Ватан сугышы ветеранының акчасын үзләштерүдә гаепле кеше ачыкланган

Суд аны 7000 сум күләмендә штрафка тарткан.

(Актаныш, 23 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында Бөек Ватан сугышы ветеранының акчаларын үзләштерүдә гаепле дип танылган почтаның элеккеге хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш районы прокуратурасы элекке хат ташучы хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 160 матдәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (үзләштерү, ягъни ышанып тапшырылган чит кеше милкен урлау) гаепле дип тапкан.

Судта хөкем ителүченең 2015 елның февраленнән алып 2018 елның декабренә кадәр аралыкта үзенә ышанып тапшырылган 34 713 сум 58 тиен күләмендә акча урлавы ачыкланды.

Бу акча “Бөек Ватан сугышы инвалиды” категориясе буенча түләүгә субсидия-ташламалар алучыга бирелгән булган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, китерелгән зыянны каплаган. Суд аны 7000 сум күләмендә штрафка тарткан. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot