news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “кайнар элемтә” эшли

Өлкән яшьтәге кешеләр Җиңү парадына һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле төрле мәсьәләләр буенча консультация ала.

(Актаныш, 1 май, "Татар-информ", "Актаныш-информ"). Актаныш районында 29 апрельдән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре өчен "кайнар элемтә" эшли башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкән яшьтәге кешеләр Җиңү парадына һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле төрле мәсьәләләр буенча консультация ала, шулай ук диспансерлаштыру, ташламалы дарулар бирү турында сүз барачак.

Шулай ук ТКХ өчен ташламалар, тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү, торак-коммуналь һәм социаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыша алачаклар.

Ветераннар "кайнар элемтә"гә түбәндәге номерлар буенча шалтырата алачаклар: 3-12-81 (29-30 апрель һәм 6, 7 май көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр) – социаль яклау бүлеге, 3-16-57, 3-09-38 - район үзәк хастаханәсе, 3-09-24 - торак-коммуналь хуҗалык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100