news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнде

Хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Актаныш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнде
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 8 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш әлеге тармак вәкилләренең хезмәт бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырды. Төп бәйрәм чарасы “Бүләк” лагеры базасына, мул табыннар артына 150гә якын актанышлыны җыйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район җитәкчелеге биредә хуҗалык рәисләренә, намуслы хезмәт ияләренә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Фидакарьләргә Татарстан дәүләт бүләкләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Беренчеләрдән булып тармак хезмәткәрләре район башлыгы Энгель Фәттаховның кайнар котлауларын кабул итте. Энгель Нәвап улы тармакның һәр юнәлешенә үзенең югары бәясен биреп, киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга өндәде.

Аерым рәхмәт сүзләре Актаныш районының аграр тармагы тарихын формалаштырган авыл хуҗалыгы өлкәсе ветераннарына багышланды. Аларның күбесе бүген дә тупланган тәҗрибә һәм белемнәрен яшь белгечләргә тапшыру белән шөгыльләнә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров үз хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куючыларга Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җырларын бүләк итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100