news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында “Автотуташ – 2019” титулына ия машина йөртүче ачыкланды

Мәрьям Хисматова 15 августта район данын республика күләмендә яклаячак.

Актаныш районында “Автотуташ – 2019” титулына ия машина йөртүче ачыкланды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 28 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актанышта традицион төс алган “Автотуташ” бәйгесе үткәрелеп, ул автомобильне иң оста йөртүче гүзәл затны билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районнарда старт алган “Автотуташ” бәйгесе юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатыннан оештырыла. Бәйгенең кульминацион ноктасы исә Казан шәһәренә – барлык районнардан килгән җиңүчеләрне бергә туплаган мәйданга туры килә.

Бәйгенең беренче өлеше “Белая” автомәктәбендә оештырылды. Автотуташларны районның ЮХИДИ вәкиле Ленар Ямалетдинов сәламләп, аларга матур уңышлар теләде.Бәйге тәртибен автомәктәпнең инструкторы Алмаз Шәйхразиев аңлатты. Биредә катнашучылар теоретик белемнәрен сынап, 20 сораудан торган билет чиште. Аннан соң исә бәйге Актаныш технология техникумының махсус мәйданчыгында дәвам итте.

Катнашучылар арасында ун ел чамасы стажга ия машина йөртүчеләр белән беррәттән яңа гына руль артына утыручы яшь кыз да бар иде. Мәрьям Хисматова машина йөртү таныклыгын шушы айда гына алган һәм үзен тагын бер тапкыр сынап карарга уйлаган. Хәер, аның теоретик өлешне нибары бер генә хата белән ясап чыгуы ук калганнарны сагайтты – яшьлек үҗәтлеген практик өлештә дә күрсәтте Мәрьям.

Нәтиҗәдә, Актаныш районының 2019 елгы автотуташы булып та танылды ул. Димәк, нәкъ менә Мәрьям Хисматова 15 августта район данын республика күләмендә яклаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100