news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында автоледиларга ЮХИДИ хезмәткәрләре чәчәк бүләк итте

Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.

Актаныш районында автоледиларга ЮХИДИ хезмәткәрләре чәчәк бүләк итте
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 8 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Актаныш районының ЮХИДИ хезмәткәрләре гүзәл затларга бик үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәм иртәсендә хакимият бинасы каршына килеп туктаган юллардагы тәртипне саклаучылар игътибарларын хатын-кызлар идарә иткән машиналарга юнәлтте. Моның сәбәбе бик гади иде - ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызларны язның тәүге бәйрәме белән котладылар һәм, әлбәттә, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Бәхет- шатлык, сәламәтлек теләп, юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булуларын, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорадылар. Шулай ук кечкенә балаларны махсус креслоларда йөртергә кирәклеген тагын бер тапкыр искәрттеләр.

- Мондый акцияләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара, - диде район ЮХИДИ бүлеге вәкиле Ленар Ямалетдинов. - Хатын-кызларны котлау, аларга хөрмәт күрсәтү безгә дә бик күңелле. Гүзәл затларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү өчен бу бер сәбәп тә булып тора.

Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100