news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында алдынгы комбайнчыларга премия тапшырдылар

Бу көнне хуҗалыкның басу-кырларында агитбригадаларның да җыры тынмады.

Актаныш районында алдынгы комбайнчыларга премия тапшырдылар
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 21 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 19 августта  Актанышта иң яхшы комбайнчыларны акчалата премияләр белән хөрмәтләделәр. Быел да һәр җиде көн саен районда иң алдынгы комбайнчылар билгеләнеп торачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров, район авыл хуҗалыгы һәм азыка-төлек идарәнең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев белән берлектә, хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән таныштылар.

"Безнең максат - төрле яклап ярдәм күрсәтү һәм аларның эшен күреп, бәяли белү дә", - диде Альберт Тимиров премияләрне тапшырганда.

Бу көнне комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне “Актаныш” агрофирмасыннан Альберт Шәнгәрәев, Эльбрус Мөхәммәтов, Нияз Гайнанов, Илмир Гайнанов, Равил Мирзаханов, “Эконом” хуҗалыгыннан Надир Кадыйров, “Әнәк” агрофирмасыннан Илсур Зарипов, Илнур Солтанов, Алмаз Галләмов, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Рамил Шәймәрданов, Илшат Ханнанов, Равил Сәлимовлар алды.

Бу көнне хуҗалыкның басу-кырларында  агитбригадаларның да җыры тынмады. Алар кыр хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, аларның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot