news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында 81 яшьлек машина йөртүче исерек килеш янә руль артына утырган

Актаныш районында 81 яшьлек машина йөртүче исерек килеш янә руль артына утырган

(Актаныш, 23 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ). Актаныш районында 81 яшьлек машина йөртүче исерек килеш кабат руль артына утырган, дип яза җирле басма.

Суд ачыклаганча, 2016 елның 14 мартында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза билгеләнүгә карамастан, пенсионер 2018 елның 6 июлендә  «Лада-111930» автомобиле белән алкоголь эчемлек кулланган килеш идарә иткәндә тоткарланган.

81 яшьлек ир-ат үз гаебен өлешчә таныган.

Суд аның өлкән яшьтә һәм 2 төркем инвалид булуын исәпкә алып, 2 елга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм иткән һәм 90 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100