news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында 52 мәчет эшли, икесе бүген ачылды

Актанышта хәзер дүрт мәчет булды, бишенче дә кирәк, диләр.

(Актаныш, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Актаныш авылында дүрт мәчет эшли, бүген шуның икесе ачылды.

Бүләк бистәсендә яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да тантаналы мизгелләрне дулкынланып көтте. Бергәләп төзелгән мәчетнең игелеген күрергә, хак юлда булып, тәрбияле балалар, оныклар үстереп, аралашып яшәү насыйп булсын дип, бер-берсен сәламләделәр.
Мәчет ачылу сөенечен уртаклашырга мөхтәрәм кунакларыбыз да килгән иде. Мәхәллә халкын Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин котлады. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имам Әзһәр хәзрәткә чапан тапшырды.

“Бүген районыбызда зур бәйрәм, Бүләк мәчете - районда 51 нче мәчет. Бүген 57 нче бистәдә дә мәчет ачабыз. Аскы Актанышка да бишенче мәчет кирәк, анысы да төзелер. Мәчетләрдә укулар ел әйләнәсе бара. Балаларыбыз да кечкенәдән үк Аллаһ йортларына тартылсын, дип, мәчет ихатасына урнаштыру өчен дүрт мәчеткә дә балалар уен мәйданчыклары бирергә уйладык" - диде район башлыгы Фаил Камаев. Ул мәчет төзелешендә һәм оештыру эшләрендә башлап йөрүче Әзһәр Замановка, Вәрис Исмәгыйлевка - Рәхмәт хатлары, мәчетне котлап тузан суырткыч тапшырды. Кич мәхәллә халкын һәм кунакларны “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында үткәрелүче Мәүлид кичәсенә чакырды.


Бүләк мәчете бүгеннән тулы куәтенә эшли, белем алу, гыйлем туплау өчен дә бар уңайлылыклар тудырылган. Сәгать кичке 7 гә кадәр хатын-кызлар укыса, аннан соң мәчеткә ир-атлар килә.

“Киләчәктә укымышлы имам чакырып, аңа хезмәт хакы түләп, мәхәллә эшләре белән генә шөгыльләнерлек шартлар тудырырга ниятлибез”

“Биш ел элек, бистәбезнең ир-атлары җыелышып, көчебез бар вакытта мәчет салып калыйк дигән фикергә килеп, мәчет салырга тотынган идек. Әлхәмдулиллаһ, бүген мәчетебездә биш вакыт азан әйтелеп намаз укыла, - дип шатлыгын уртаклаша Бүләк мәчете имам хатыйбы, шәхси эшмәкәр Әзһәр Заманов. - Беренче елны нигезен салдык, икенче елны стенасын өйдек, өченче елны түбәсен япсак, дүрт-биш елларда эчке ягындагы эшләрен эшләү, тәрәзәләр, ишекләр кую, газ-су кертү, канализация һәм электр үткәрү хезмәтләрен башкардык. Безнең мәхәлләдән байлар чыкмаган, миллионлаган акчалар бирүче булмады, шушы бистәдә яшәүче халык үзе акча җыеп, акчасы булмаганы төзү материаллары белән, үзләренең техникалары белән ярдәм итеп, биш ел буе өмәләргә катнашып төзедек. Башка мәхәллә кешеләре дә, хуҗалык җитәкчеләре дә, Казан шәһәрендә яшәүче якташларыбыз да мәчет төзелешенә теләп ярдәм кулы суздылар. Аллаһ аларның кылган гамәлләреннән риза булсын”.

“Мәхәллә өчен, әлбәттә, иң мөһиме - имам билгеләү. Хыялыбыз - киләчәктә, бер йорт салып, укымышлы имам чакырып, аңа гаиләсен алып барырлык хезмәт хакы түләп, гошер белән зәкәтне аңа түләп, имам бары тик мәхәллә эшләре белән генә шөгыльләнерлек шартлар тудыру. Татар илендә инкыйлабка кадәр ул шулай булган бит, безгә дә ул традицияләрне торгызырга кирәк”, дип дәвам итә Әзһәр Заманов.

“Хәзер безнең алда торган бурычларның зурысы - мәчетнең эчке эшләрен оештыру, халыкны мәчеткә тарту, - дип сүзгә кушыла шәхси эшмәкәр Фарил Нургалиев. - Моның өчен мәдрәсәдә укып чыккан хәлфәләребезне чакырып, укулар оештыру, яхшы дини китапханә булдыру, интернет кертү, вәгазь сөйләүчеләрне чакыру, он-лайн вәгазьләр тыңлауларны оештыру тора”.

“Мәчеткә газ плитәсе алып куйдык, аш өстәлләрен булдырдык, кичләрен ястү намазыннан соң авылдашлар җыелышып, чәй мәҗлесләрен оештырырга исәплибез, андый аралашу бер-беребезне якыннанрак белергә, гаиләләрнең аралашуына сәбәп булып тора. Чөнки хәзер кешеләр арасында аралашу, кунакка йөрешү кимеде, аларның барысын да телефон, интернет алыштырды”, ди шәхси эшмәкәр Алмаз Мусабиров.

“Аллаһ боерса, җиләк-җимеш бакчасы ясыйбыз, - дип планнары белән уртаклаша мәхәллә әгьзасы Вәрис Исмәгыйлев. - Район хакимияте күршедәге буш ихатаны безнең карамакка тапшырды, шуны койма белән әйләндереп алып, яз көне агачлар утырттык. Бу эш киләсе язга да дәвам итәчәк. Бездән соң килгән буыннар бабайлар утырткан мәчет бакчасы, дип әйтерлек булсын. Авыл Советы биргән плитәләрдән бакчага сукмаклар салынды, беседкалар да куячакбыз”.

Райондагы илле икенче мәчетне Ренат Нуретдинов гаиләсе төзетте

Өйлә намазын “Бүләк” мәчетендә укыганнан соң, райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар 57 нче бистәгә 52 нче мәчетне ачарга килде. Аны районга игелекле эшләре белән ярдәмләшеп яшәүче “Протон-Н” җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуретдинов гаиләсе һәм туганнары белән бергәләп төзеде. Актанышка Казан юлыннан кергәндә иң беренче булып каршы алучы юл мәчетен дә төзеткән иде Ренат Наил улы. Мәртәбәле кунак буларак катнашучы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге хакта искә алып, “ишегенә бик тә куелмаган, һәрвакыт юлчы өчен ачык булучы мәчет”, диде. Ренат Наил улы Актаныш чигенә – Башкортостан ягына чыгып киткән юлга да юл мәчете төзергә ниятләп, төзелеш материалларын кайтарган инде.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын ирештереп, мәчетнең имамы Раушан Хөснетдиновка чапан бүләк итте. Район башлыгы Фаил Камаев “Протон-Н” җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуретдиновка игелекле эшләре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, мәчеткә тузан суырткыч, кайткан мөхтәрәм кунакларыбызга истәлек бүләкләре тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100