news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында 334 үзмәшгуль кеше салым түли һәм иркенләп эшли

Актанышның үзендә исә, нигездә, заказ буенча ризык пешерүчеләр, чәчтарашлар, массаж, маникюр, шугаринг ясаучылар яңа салым режимына күчә, ди белгеч.

Актаныш районында 334 үзмәшгуль кеше салым түли һәм иркенләп эшли
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 23 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүгенгә Актаныш районында 334 кеше үз мәшгульлеген теркәргә булган. Халык санын исәпкә алганда, системага күпләп теркәлүчеләр буенча лидерлык Кәзкәй җирлегендә. Биредә 12 кеше җиң сызганып үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә исәп тота.

Актаныш районында үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч Алмаз Нурлыев “һөнәри керемгә салым” системасына теркәлүнең соңгы айда аеруча активлашуын билгеләп үтте. Билгеле, моңа үзмәшгульлекне оештыру буенча җирлекләрдә махсус оештырылган очрашулар да уңай тәэссир иткән.

- Кайвакыт халыкка аңлату гына җитеп бетми – бөтенесе дә шуннан гына торган чаклар да була. Менә шушы очрашуларда райондашларыбызга яңалыкның уңай яклары хакында сөйлим. Авыл кешеләре алар күптән үзмәшгуль инде: сөт сату, җиләк-пиннек сату, электрик хезмәтләре күрсәтү, йортны арендага бирү кебек хезмәтләр белән шөгыльләнә алар. Бүген аларның төп проблемасы – системага теркәлүдән курку, дөресрәге теркәлә белмәүләре. Очрашулар барышында бу юнәлештә дә ярдәм итәргә әзерлегемне әйтәм. Килегез, мөрәҗәгать итегез – без һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, - ди Алмаз Нурулла улы.

Ул шулай ук яңалыкны күбрәк яшьләр күтәреп алуын да билгеләп үтте.

- Кызыксынганнар үзләре элемтәгә чыга, киңәш сорый, үз идеяләрен әйтә. Һәм бергәләп аларның хыялын чынга ашыра башлыйбыз. Мисал өчен, күптән түгел генә Актанышта күпмедер дәрәҗәдә яңалык булган хезмәт популярлык казана башлады – йортка килеп, йомшак мебельләрне, палас-җәймәләрне химик чистарту. Ике кеше нәкъ шушы юнәлеш буенча үзмәшгуль булып теркәлде.

Актанышның үзендә исә, нигездә, заказ буенча ризык пешерүчеләр, чәчтарашлар, массаж, маникюр, шугаринг ясаучылар яңа салым режимына күчә, ди белгеч. Соңгы вакытта көнкүреш техникасын ремонтлаучылар да бу агымга кушыла башлаган. Мөгаллимнәр арасында репетиторлык белән шөгыльләнүчеләр дә заман куйган яңа таләпне кабул итеп ала башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100