Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районында 166870 тонна бөртеклеләр җыйнап алынган
“Наратлы”, Таң”, “Чиялек”, “Мехотряд” ҖЧҖ ләре инде урып–җыюны төгәлләде
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Актаныш муниципаль районы буенча урып–җыю басуларның 37 мең гектар мәйданыннан 166870 тонна бөртеклеләр җыйнап алынган, эшнең 87 проценты башкарылган. Ә менә “Наратлы”, Таң”, “Чиялек”, “Мехотряд” ҖЧҖ ләре инде урып–җыюны төгәлләделәр, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Көзге чәчүгә дип тәгаенләнгән 22504 гектар мәйданның 4500 гектарында орлыкларны җир куенына салганнар, 17400 га җир әзерләү эшләре тәмамланган.
Район буенча кукуруз 500 гектар мәйданда урып алынган, бер шартлы терлеккә 30,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Аны 22240 тонна печән, 185490 тонна сенаж, 4360 тонна силос, 22300 тонна салам, ягъни, барысы 71,8 мең тонна азык берәмлеге тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз