Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районына ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов килде
Радик Вахит улы мәктәпкә уку-укыту өчен ярдәмлекләр, балаларга исә юл кагыйдәләренә багышланган буяу китапчыклары һ.б. бүләк итте.
(Актаныш, 11 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышка кичә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов килде, дип яза район газетасы сайты.
Җәйге каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Мари Суыксу төп гомумбелем бирү мәктәбендә оешты ул.
9 июнь көнне мәктәп яны лагерында ял итүче балалар дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Бу көнне “Игътибар: балалар!” айлыгы кысаларында мәктәпкә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов, Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рафак Ризванов, район ЮХИДИ фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетовалар килде.
Алар мәктәпнең әлеге айлык кысаларында оештырган эшчәнлеге белән таныштылар, юл билгеләре комплектлары белән тулысынча тәэмин ителгән класста булып, балалар белән аралаштылар.
Радик Вахит улы мәктәпкә уку-укыту өчен ярдәмлекләр, балаларга исә юл кагыйдәләренә багышланган буяу китапчыклары, караңгыда киемгә беркетә торган яктылык кайтаргыч браслет, билгеләр бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз