Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә укучылар өчен “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде
Район имам мөхтәсибе һәм мөслимәләр җитәкчесе, психолог, гинеколог катнашында бәхетле гаилә кору серләре турында фикерләштеләр.
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре үткәрелде, диелә районның aktanysh.tatarstan.ru сайты хәбәрендә.
Актанышның 1нче номерлы мәктәбе 10нчы класс укучылары очрашуның кунаклары булды. Аларны район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштыргач, әлеге учреждение җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, тулаем электрон хезмәтләр турында сөйләде, акт язуларының саклану урыны булган архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.

Үсеп килгән егетләр һәм кызлар Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район мөслимәләр җитәкчесе Зөһрә Закирова, шулай ук психолог, район үзәк хастаханәсе гинекологы катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” темасына үткәрелгән түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә шактый күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз